news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йошкар-Олада татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәр туплау оештырыла

Фикерләшүдә Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Чувашстан һәм Мари Эл республикаларыннан татар иҗтимагый лидерлары катнаша.

(Йошкар-Ола, 22 март, " Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Мари Эл башкаласы Йошкар-Олада татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышу уза. Фикерләшүдә Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Чувашстан һәм Мари Эл республикаларыннан татар иҗтимагый лидерлары катнаша.

Бүгенге очрашу - стратегия буенча регионнарда фикер алышуларның чираттагысы. Моңа кадәр Урал, Көньяк һәм Төньяк Кавказ, Ерак Көнчыгыш, Себер федераль округларында һәм Башкортстанда узды. Алга таба очрашулар Самара, Иваново, Пермь шәһәрләрендә һәм Ленинград өлкәсендә узачак.

  • Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын җәмәгатьчелеккә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тәкъдим итә. Стратегия төзү бурычын конгресска ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Милли үсеш стратегиясе 30 август, Татарстан Республикасы көнендә тәкъдим ителәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot