news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йошкар-Олада Муса Җәлил шигырьләренә багышланган шәһәр һәм республика конкурслары узачак

Конкурста катнашучылар татар халкының Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш шигырьләрен сәхнәләштерәчәк.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 15 февраль көнне Йошкар-Ола шәһәрендә Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең әсәрләрен сәхнәләштерү буенча XXI шәһәр, ә 16 февраль “Бар җырымны илгә багышладым” дип аталган Республика конкурсы узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Марий Эл Республикасының “Республика татар мәдәнияте үзәге” методисты Рамай Юлдашев хәбәр итте.

“Безгә шәһәр конкурсына 25 гариза килде. Монда бер кеше шигырь укый, ә калганнары аның янында Муса Җәлилнең яки башка геройларның әсәрләрен сәхнәләштерә. Республика конкурсына барлыгы 26 гариза килде. Анда шәһәр конкурсының иң яхшы чыгышлары да сайлап алыначак”, - диде Рамай Юлдашев.

Әлеге чараны Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча Марий Эл Республикасы министрлыгы һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт автоном оешмасы уздыра.

Чараның бурычлары һәм максаты – Татар халкының Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш кебек геройлары мисалында үсеп килүче яшь буында ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияләү, татар телендә язылган әсәрләрне һәм рус тәрҗемәләрен популярлаштыру, катнашучылар арасында сәнгатьле уку сыйфатын арттыру.

Советлар Союзы герое Муса Җәлилгә багышланган Республика конкурсы М.Җәлил, А.Алиш, Г.Кормаш әсәрләре буенча узачак. Конкурста рус шигырьләрен 5-8 класслар һәм 9-11 класслар төркеме укый. Татар телендә шигырьләрне алдан сайлап алусыз төрле яшьтәге кешеләр укый ала.

Җиңүчеләр диплом, сертификат һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Чара Йошкар-Ола шәһәре, Мир урамы 28 йорт адресы буенча узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100