news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йошкар-Олада фестивальдә татар ашлары да булачак

Марий-Эл башкаласында “Этнокухня-2018” милли аш-су фестивале ике ай дәвам итәчәк.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). 15 марттан башлап, ике ай дәвамында, Марий-Эл башкаласында “Этнокухня-2018” милли аш-су фестивале узачак. Чарада азәрбайҗан, әрмән, рус-белорус, грузин, яһүд, татар, украин, дагыстан, осетин, удмурт, чуваш һәм мари халыклары аш-су фестивалендә катнашырга җыена. Бу хакта Марий-Эл яңалыклары хәбәр итә.

Чарада барысы унбер милли оешма катнашыр, дип көтелә. Алар үз милли ризыкларын әзерләү турында сөйләп, милли киемнәрен дә күрсәтәчәк.

Ике ай дәвамында һәр көн бер милләт ризыгына багышланачак.  
 

news_right_1
news_right_2
news_bot