news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йошкар-Ола татар яшьләре "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе уздырган

Акциядә Бәрәңге һәм Медведевский районы мәктәп укучылары, "Әй Шүрәле, Шүрәле, безнең янга кил әле!" конкурсы җиңүчеләре, студентлар катнашкан.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). 21 апрель көнне Йошкар-Олада "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе узган. Бу хакта җирле татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Акциядә Бәрәңге һәм Медведевский районы мәктәп укучылары, "Әй Шүрәле, Шүрәле, безнең янга кил әле!" конкурсы җиңүчеләре, студентлар катнашкан. 
 
"Мин татарча сөйләшәм!" Мари Эл Республикасы Мәдәният, матбугат һәм милләтләр мәсьәләләре министрлыгы, "Бердәмлек" татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырылган, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot