news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йошкар-Ола тарихында иң зур чәкчәкне шәһәр көненә пешерәләр

10 августта Марий Эл башкаласында кунакларны чәкчәк белән сыйлаячаклар.

Йошкар-Ола тарихында иң зур чәкчәкне шәһәр көненә пешерәләр
Татар-информ архивы

(Казан, 9 август, “Татар-информ”). 10 августта Йошкар-Ола тарихында иң зур чәкчәк пешереләчәк. Шул рәвешле шәһәр бәйрәме көненә Йошкар-Оланың 1нче номерлы икмәк заводы бүләк ясаячак, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте матбугат хезмәте.

Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Ола шәһәре 435 еллыгын бәйрәм итә. Шәһәрдә иртәдән-кичкә кадәр күңел ачу, спорт, мәдәни чаралар узачак. Үзәк мәйданга җыелган кунакларга кичке сәгать 4тә иң зур чәкчәк һәм эскимодан авыз итәргә тәкъдим итәчәкләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot