news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йошкар-Ола шәһәрендә шагыйрь Мансур Гаязовны искә алу кичәсе узачак

Кичәнең максаты – Мансур Гаязовның тормышы һәм иҗаты мисалында яңа буында ватанпәрвәрлек уяту.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 12 октябрь көнне, 10:00 сәгатьтә Марий Эл Республикасы Йошкар-Ола шәһәре Республика татар мәдәнияте үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Гаязовны искә алу кичәсе узачак. Татар совет шагыйренең тууына быел 100 ел. Бу хакта Йошкар-Ола шәһәре Республика татар мәдәнияте үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәнең максаты – Мансур Гаязовның тормышы һәм иҗаты мисалында яңа буында ватанпәрвәрлекне уяту. Шулай ук иң әйбәт шагыйрьләрне күреп алу һәм аларны үстерү.

Кичәне Марий Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча министрлык һәм “Республика татар мәдәнияте үзәге” Марий Эл Республикасының мәдәният автономияле дәүләт оешмасы оештыра.

Мансур Гаязов – татар шагыйре, укытучы. 1917 елның 5 октябрендә Марий Эл АССРның Параньга (Бәрәңге) авылында туа. Бөек Ватан сугышы вакытында шигырьләре “Алга, дошман өстенә” газетасында чыгып килә. 1943 елның Витебск өлкәсе Ускурово авылы өчен көрәштә вафат була. Мансур Гаязов исемен Параньга (Бәрәңге) авылындагы урам һәм мәктәп йөртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100