news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Йошкар-Ола Җәмигъ мәчете балаларга Сабан туе оештыра
Мари Элда Сабан туйлары быел тулысынча спиртлы эчемлекләрсез узачак.
Скопировать ссылку
(Казан, 2 июнь, "Татар-информ"). Йошкар-Оланың Җәмигъ мәчете балалар Сабан туе оештыра. Мари Эл Республикасы татар мәдәни үзәге хәбәр итүенчә, бәйрәм 7 июньгә билгеләнгән. Ул сәгать 10.00 дә мәчетнең балалар мәйданчыгында башланачак.
22, 23, 24 июнь көннәрендә Сабан туйлар Бәрәңге районы авылларында уздырылачак.
Республика башкаласында исә милли бәйрәм 30 июнь көнне "Дружба" стадионында үтәр дип көтелә.
Сабан туйлар тулысынча спиртлы эчемлекләрсез булачак. Бәйрәм территориясенә алкоголь алып керү, куллану тыела, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot