Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Йортларның капиталь ремонты барышыннан онлайн-трансляция булдырырга киңәш ителә
Бу хактагы карарга Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень кул куйган.
(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Россия төзелеш министрлыгы төбәкләрнең күпфатирлы йортларында капиталь ремонт барышын фото һәм видео күзәтү ярдәмендә тикшереп барырга тәкъдим иткән. Бу хакта идарә тармагы хәбәрендә белдерелә, дип хәбәр итә “Интерфакс”.
Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень бу карарга кул куйган. Документ буенча төбәк операторларына күпфатирлы йортларда капиталь ремонт белән бәйле барлык эшләр ничек алып барылуын реаль вакыт режимында күзәтү өчен әлеге йортларда фото һәм видео күзәтү кертү киңәш ителә.
Моңа кадәр Россия төзелеш министрлыгы капиталь ремонт программасын тормышка ашыру уңаеннан барлык эшләргә 5 еллык гарантия кертте, подрятчыларны сайлау буенча яңа схема булдырды һәм намуслы порядчылар реестры төзи башлады. Моннан тыш, төбәк операторлары квартал саен һәр йорт буенча җыелган акча һәм тотылган суммалар турында хисапларын үз сайтларына урнаштырып барырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз