news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йорт яны территорияләрен төзекләндерү өлкәсендәге казанлылар инициативасы үрнәк булырга тиеш - Казан мэры

Илсур Метшин капиталь ремонт ясалган ишегалларын карап кайтты

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Йорт яны территорияләрен төзекләндерү өлкәсендәге казанлыларның инициативасы башкаланың калган кешеләре өчен дә үрнәк булырга тиеш.

Казан мэры Горсовет урамы, 17 һәм Әмирхан проспекты, 2 адресы буенча урнашкан йортларның республика программасы буенча комплекслы ремонтланган ишегалларын караган вакытта шулай дип белдерде.

Шәһәр башлыгын торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, "Заречье” идарәче компаниясе директоры Олег Калимов һәм "Уютный дом” идарәче компаниясе директоры Марат Нуриев озата йөрделәр, диелә мэрия матбугат хезмәте хәбәрендә.

920 кеше яшәүче Горсовет урамындагы 17 нче йортта ремонт биредә яшәүчеләрнең активлыгы аркасында башкарылган – казанлылар район хакимиятенә йорт яны территориясен төзекләндерү үтенече белән даими рәвештә мөрәҗәгать итеп торган. Бүгенге көндә биредә 10920 кв.м мәйданда асфальт катламы алмаштырылган, "Заречье” идарәче компаниясе көче белән кече архитектура формалары урнаштырылган, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары булдырылган.

Казан мэры башкарылган эшнең сыйфатлы булуын бәяләде һәм инициативалы шәһәрлеләрдән яшәүчеләрнең үз ишегалларына сакчыл мөнәсәбәт күрсәтәләрме дип кызыксынды. “Капремонт үткәннән соң, биредә яшәүчеләр азрак чүпли башладылар”, - дип билгеләде ишегладын җыештыручы Надежда Ильина. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Заречье” идарәче компаниясе хезмәткәре Надежда Ильина “Иң яхшы ишегалды” шәһәр конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшы ишегалды җыештыручысы дип табылган.

“Элек булган ишеглады һәм хәзергесе – җир белән күк кебек. Хәзер биредә матурлык: ишегалды да, балалар мәйданчыгы да төзекләндерелгән. Хакимият башлыгына һәм мэриягә шундый бүләк өчен рәхмәт”, - диде Горсовет урамындагы 17/1 нче номерлы йортта җаваплы булып торган Борис Кузьмичев. Сүз уңаеннан, ул торак-коммуналь хуҗалыгы һәм тышкы төзекләндерү үсешенә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Татар фольклоры мотивлары буенча бизәлгән Әмирхан проспектындагы 2 нче йорт ишегалдында шулай ук комплекслы ремонт ясалган, 8120 кв.м мәйданда асфальт катламы алмаштырылган. Ремонт барышында законсыз урнаштырылган 28 гараж сүтелгән, аларның урынына спорт һәм балалар мәйданчыклары, скульптур композицияләр барлыкка килгән, чәчәк түтәлләре ясалган һәм ял итү зоналары оештырылган. Территория Әмирхан проспектындагы 2, 2а, 4а, 10а номерлы йортларда яшәүче 2160 кешегә хезмәт итә.

Ишегалларын караган вакытта Казан мэры биредә яшәүче халык белән дә аралашып алды, үткәрелгән капиталь төзекләндерүдән алган тәэсирләрен белеште. “Ишелалды өчен рәхмәт, бик матур. Өлкәннәргә йөрер өчен, балаларга уйнар өчен урын булды”, - диде биредә яшәүчеләрнең берсе. “Мин әлеге ишегалдын яхшы беләм, элек ничек булганлыгын да хәтерлим. Бүген без матур, чиста һәм уңайлы ишегалдын күрәбез”, - диде мэр.

Илсур Метшин йорт яны территорияләрен төзекләндерү өлкәсендәге шәһәрлеләрнең инициативасы башка кешеләргә дә үрнәк булып торырга тиешлеге яклы. “Халыкның берләшүе, Президент һәм район администрацияләре ярдәме белән үзләренең ишегалларын төзекләндерү өстендә эшләүләре - куандыргыч. Моннан кәеф тә күтәрелә. Хәзерге Казанны элеккеге Казан белән чагыштырып карыйк: элек шәһәрлеләр балкон тәрәзәләреннән буш шешә һәм тәмәке төпчекләре атырга да тартынып тормый иде, ә хәзер юлларда чүп-чар күзгә күренеп кими. Урамнарда һәм юлларда чисталык, яшелләндерү кешеләрне акрынлап чисталыкка һәм тәртипкә өйрәтә. Барлык ишегалларын да шундый итү – безнең хыял”, - дип җиткерде мэр.

Илсур Метшин Казанда ишегалларына капиталь ремонт ясау буенча эш алга таба да дәвам ителәчәген ассызыклады. “Без әлеге сорау белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттек. Республика башлыгы безне ишетте. Быел программа кысаларында зур күләмдәге эш башкарылды. Киләсе елда аны дәвам итәргә сүз бирәбез”, - дип билгеләде И.Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100