news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йорт түбәсеннән кар чистартмаган оешмага Чаллы прокуратурасы җинаять эше кузгаткан

Фаҗига февраль уртасында Яңа шәһәрнең 50нче комплексында 12нче йорт янында була.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Чаллы прокуратурасы өлкән яшьтәге хатын-кызның өстенә боз кисәге төшкәннән соң җинаять эше кузгатуга ирешкән. Хезмәт күрсәтүче оешма йорт түбәсеннән карны вакытында чистартуны оештырмау сәбәпле фаҗига килеп чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

"3нче номерлы "Үзәк" сорау алу бүлеге "Һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты", - дип ачыклык кертте Руслан Галиев.

  • “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, февраль уртасында Яңа шәһәрнең 50нче комплексы янында бишенче каттагы балкон козырегыннан 67 яшьлек хатын-кызга боз кисәге төшә. Зыян күрүчене авыр хәлдә реанимациягә озатканнар.

Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча прокурор тикшерүе үткәрелгән. Күп фатирлы йорт белән идарә итү “Камстройсервис” ҖЧҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла. Оешма техник хезмәт күрсәтү, санитар карап тоту һәм агымдагы ремонт буенча «ЖЭУ 51»ҖЧҖ килешү төзегән.

Җыелган материалларны прокурор "Үзәк” полиция бүлегенә җинаять эше кузгатуны таләп иткән. Прокурор тәкъдиме белән ике вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100