news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йорт салганда рөхсәт алу кагыйдәләре үзгәрә – инфографика

Төзелеш башлар өчен рөхсәтне элеккегечә вәкаләтле органнардан барып алырга кирәкми.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). Быел Россиянең Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде. 2018 елның 3 августында кабул ителгән (4 августта үз көченә кергән) 340нчы федераль закон торак төзелеше өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген камилләштерү максатында чыгарылган. Бу турыда “Татар-информ”га Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина әйтте.

Яңа закон буенча, торак пунктта һәм бакчачылык кишәрлегендә торак йорт төзегәндә элеккегечә рөхсәт алырга кирәкми. Төзелеш башлар алдыннан вәкаләтле органнарга йорт салу турында белдерү язуы (уведомление) җибәрергә кирәк. Алар исә документларны үзләре тикшерә. Йортны төзеп бетергәч, янә белдерү язуы җибәрү таләп ителә. Йорт бөтен нормаларга туры килсә, аңа дәүләт теркәвен уздыру өчен вәкаләтле органнар документларны үзләре Росреестрга юллый.  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100