Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Йорт хайваннарының кешедән коронавирус йоктыру очраклары ачыкланды
Россия хайваннар өчен COVID-19 коронавирусына каршы дөньяда беренче вакцинаны теркәгән.
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы эт, мәче, чәшке, арыслан, юлбарыс һәм этләрнең янут төренә кешедән COVID-19 йоктырырга мөмкинлеген раслады. Оешма вирусның башка төр хайваннарга йогынтысын өйрәнә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Оешманың Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович сүзләренчә, COVID-19 вирусы нигездә кешедән кешегә йогу юлы белән тарала, әмма кешедән хайваннарга йогу очраклары да бар, әлегә арадаш хуҗа идентификацияләнмәгән.
«Коронавирус белән авырган кешеләр белән элемтәдә булган берничә хайван — чәшке, эт, мәче, арыслан, юлбарыс һәм этләрнең янут төрен тикшергәннән соң, аларның COVID-19 йоктыруы ачыкланган. Хайваннарның башка төрләренә вирусның йогынтысын тикшерү дәвам итә», — диде Мелита Вуйнович.
Аның сүзләренчә, киләчәктә авыру таралмасын өчен хайваннарның нинди төрләре вируска бирешүчән булуын ачыкларга кирәк.
Россия хайваннар өчен COVID-19 коронавирусына каршы дөньяда беренче вакцинаны теркәгән. «Карнивак-Ков» вакцинасын Россельхознадзорның Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге галимнәре эшләгән. Хәзерге вакытта вакцинациядән соң иммунитетны саклау срогы ярты ел дип бәяләнә. Апрельдә вакцинаны массакүләм җитештерә башларга җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз