Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Йорт хайваннарын котыруга каршы вакцинацияләү июнь азагына кадәр дәвам итәчәк
Алдагы вакцинацияләү чарасы 30 май көнне сәгать 10.00нан 13.00гә кадәр Олы, Кече Дәрвишләр бистәсе, Колсәеттә кибет янында уздырылачак.
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Июнь азагына кадәр ветеринария табибларының күчмә төркемнәре йорт мәчеләре һәм этләренә котыруга каршы вакцинацияләү үткәрә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.
Вакцинацияләү билгеле бер урында бушлай ясала. Йорт хайваннары хуҗаларының социаль дистанцияне үтәүләре, битлек һәм перчатка киюләре сорала.
Күчмә бригадалар Казанның Киров һәм Совет районнарында эшли. Моннан тыш, Казанның барлык дәүләт ветеринария клиникаларында да прививка ясатып була. Халыкны көн саен алдан язылусыз кабул итәләр.
- Котыру — куркыныч йогышлы чир, аңа үзәк нерв системасы какшау, хайваннарның үзен агрессияле итеп тоту хас, үлемгә дә китерергә мөмкин.
Алдагы вакцинацияләү чарасы 30 май көнне сәгать 10.00 нан 13.00 гә кадәр Олы, Кече Дәрвишләр бистәсе, Колсәеттә кибет янында уздырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз