Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Йомшак нервалар белән хакимияткә килмиләр – Минтимер Шәймиев
Татарстанның беренче Президенты 1990 елларда Татарстандагы хәлләр хакында документаль фильмда бәян итте.
(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Йомшак нервалар белән хакимияткә килмиләр". Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Шаймиев. В поисках Тартарии" документаль фильмында шундый фикерен яңгыратты. Кинокартинаны бүген "Россия 1" телеканалында күрсәттеләр. Журналист Сергей Брилев тарафыннан гамәлгә ашырылган әлеге иҗади проект Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилей вакыйгасына багышлана. Фильмда аның биографиясе тарихтагы борынгы Тартария эзләре белән бергә үрелеп барып сөйләнә.
"Илдә үзгәртеп корулар башланган 1990 еллар җиңел булмады. Мин үз адресыма гаепләүләр һәм битәрләүләр дә аз ишетмәдем. Мин ачуланмыйм. Бөтен ил күтәрелде. Татарстанда милли хисләр дә бар, республика гади генә тарихлы түгел", – дип искә алып сөйләде республиканың беренче Президенты ХХ гасыр азагында Татарстанда булган вакыйгалар хакында.
"Төркем-төркем булып митингка чыгучыларга һәрвакытта да уңай җавап бирәсе килә. Алар үзләре таләп иткән әйберне ишетергә тели. Шул вакытта тыелып кала белергә кирәк. Әйе, аларга ошыйсы килә. Алар сиңа кул чаба, бу мизгелдә күккә чөя. Мин гел әйтеп киләм: йомшак нервалар белән хакимияткә килмиләр", – диде Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз