news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Йолдызлык»ның зона туры кичектерелү сәбәпле, яшь чиген узучылар бәйгедә катнаша ала

Буа, Питрәч һәм Яшел Үзән зональ турлары июнь аеның икенче яртысында булыр дип планлаштырыла.

«Йолдызлык»ның зона туры кичектерелү сәбәпле, яшь чиген узучылар бәйгедә катнаша ала
Рамил Гали/архив

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона бәйгеләре кичектерелеп, нигезләмәдә күрсәтелгән яшь чиген узган балалар да фестивальдә катнаша ала. Бу хакта фестиваль хәрәкәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Пандемия сәбәпле фестивальнең сайлап алу турлары тулысынча үткәрелеп өлгермәгән иде. Фестиваль чыгышлары Казан, Азнакай, Түбән Кама, Мөслим, Чаллы, Аксубай һәм Теләчедә үткәрелде. Ә Буа, Питрәч һәм Яшел Үзән зональ турларында чыгыш ясарга тиешле балалар чыгыш ясап өлгерә алмаганнар иде.

Буа, Питрәч һәм Яшел Үзән зональ турлары июнь аеның икенче яртысында булыр дип планлаштырыла.

«Бу вакытта бала катнашырга рөхсәт ителгән яшь чиген узып киткән икән, кайгырырга сәбәп юк», ди фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова. Бәйге регламенты буенча, баланың гариза бирү вакытындагы яше исәпкә алына һәм теркәлә.

«Әйтик, анкета тутырган вакытта балага 11 яшь булган, ә июньдә аңа 12 тулып өлгергән икән, «Созвездие-Йолдызлык”та ул алдан үзе гариза биргән яшь категориясендә калачак», — дип аңлатты фестивальнең башкарма директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100