news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Йолдызлык"фестиваленең зона турында Чирмешән районыннан яшь артистлар катнашачак

14-15 мартта Чистайда узачак “Созвездие”-“Йолдызлык” республика фестиваленең зона турында 130 егет һәм кыз катнаша.

(Чирмешән, 15 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). 14-15 мартта Чистайда узачак “Созвездие”-“Йолдызлык” республика фестиваленең зона турында безнең районнан да яшь артистлар катнашачак, дип яза җирле басма.

Концертта 130 якташыбыз төрле номинацияләрдә 56 концерт номеры тәкъдим итәргә җыена. Чыгыш ясаучылар арасында балалар сәнгать мәктәбе укучылары, яшьләр ял итү үзәге һәм район мәдәният йорты каршындагы түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар булачак. Шулай ук Иске Кади, Сосновка, Иске Үтәмеш, Бәркәтә, Түбән Кәминкә авылларында яшәүчеләр дә үз сәләтләрен күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot