news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йолдызлар җыелган җирдә

Йолдызлар җыелган җирдә

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 3 гыйнвар көнне Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында композитор һәм җырчы Тәслимә Низаминың “Оныттырма” исемле өр-яңа концерт программасы була. Анда җырчылар Флера Сөләйманова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Габделфәт Сафин, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Сәрвәров, Фәрит Таишев, “Саф хисләр” һәм “Малайлар” төркеме, шулай ук Уфадан да кунаклар катнашачак.

“Оныттырма” дигән концерт программасы – Тәслимә Низаминың Казан сәхнәләрендә куйган җиденче концерты. Әлеге программада Тәслимә ханымның 15 ел дәвамында иҗат иткән җырлары яңгырар дип көтелә.

Тәслимә Низами тумышы белән Саба районы Туктар авылыннан. Аның кечкенәдән җыр-моңга булган мәхәббәте еллар үтү белән бөтенләй җырга әверелә. Беренче җырын да ул унҗиде яшендә яза. Ә зур сәхнәгә килүе һәм танылуы Гөлнур Айзатуллова сүзләренә язган “Язмыш” җыры белән бәйле. Унбиш ел дәвамында Тәслимә ханым 250 дән артык җыр иҗат иткән. Аның “Хыянәт”, “Әлдермешкә кайтам әле”, “Иркәмә” кебек җырларына инде клиплар да төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot