news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Йолдызлар яңгыры" фестивалендә “Имамнан сора” акциясе узачак

Фестиваль 2 көн дәвам итәчәк.

"Йолдызлар  яңгыры" фестивалендә “Имамнан сора” акциясе узачак
архив/Рамиль Гали

(Түбән Новгород, 10 август, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Мәскәү өлкәсендә узачак “Йолдызлар яңгыры” фестивалендә “Имамнан сора” акциясе узачак. Бу хакта “Татар-информ”га фестивальнең оештыру комитеты вәкиле Римма Гомәрова хәбәр итте.

Чараны оештыручы сүзләренчә, әлеге акция фестиваль ачылу белән эшли башлаячак. “Акция түгәрәк өстәл форматында узачак һәм чарада катнашырга килгән һәркемнең имамга үз соравын бирергә мөмкинлеге булачак. Дини сорауларга җавапларны Россия мөфтиләре шурасы вәкилләре бирәчәк”, - дип уртаклашты ул.

Шулай ук Римма Гомәрова фестивальдә намаз уку өчен аерым мәйданчык булачагын, Корбан бәйрәме көнне гает намазын уку өчен мәчеткә бару оештырылачагын белдерде.

Фестиваль бүген 10 август башланып, 11 августта тәмамланачак. Ул Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад шәһәрендә урнашкан “Кочевник” этнопаркында узачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot