news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз Миңнуллина: "Яңа буын шигырьләре мине кеше итте – мин елап утырдым"

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина "Калеб. Яңа дулкын" яшь татар шагыйрьләре бәйгесендә катнашучыларның иҗатына карата мөнәсәбәтен җиткерде.

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Шигырь ул кешене кеше итә торган әйбер. Минем өчен шагыйрьнең миссиясе - кешеләргә үзләренең кеше икәненлекләрен исләренә төшерү, мәрхәмәтлелекне төшендерү". Бу фикерне "Калеб. Яңа дулкын" яшь татар шагыйрьләре бәйгесенә багышланган матбугат конференциясендә шагыйрә, "Ялкын" журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина җиткерде. Матбугат конференциясен "Татар-информ" мәгълумат агентлыгы оештырды.

"Шагыйрь кешене бу дөньяның ыгы-зыгысыннан аерып алып, аны шигырьгә күмеп, күңел кылларын тартып, аны яңадан кеше итә. Мине, мәсәлән, яңа буын шагыйрьләре кеше итте - мин елап утырдым кайбер шигырьләр укылганда", - диде Йолдыз Миңнуллина.

Исегезгә төшерәбез: яңа буын шагыйрьләре - “Калеб” җыены оештырган "Яңа дулкын" дип аталучы шигъри бәйгедә катнашучылар. Бәйгенең сайлап алу туры үткән атнада Камал театрының кече сәхнәсендә узды

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100