news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз Миңнуллина татар әдәбиятындагы проблема дип жанр төрлелеге булмауны атады

Шагыйрә әдәбиятта жанрлар төрлелеге җитмәү турында әйтә.

Йолдыз Миңнуллина татар әдәбиятындагы проблема дип жанр төрлелеге булмауны атады
Султан Исхаков

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина жанрлар төрлелеге булмауны татар әдәбиятының проблемасы дип саный. Бу фикерләрен ул Кариев театрының “Театрда импровизация” проекты уңаеннан “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

Йолдыз Миңнуллина милли мәдәниятне саклау өчен сәнгатьне үстерү кирәклеген, аның заманнан калышмаска тиешлеген билгеләп үтте. “Мәдәният - ул без ирешкән югары дәрәҗә һәм без аны сакларга тиеш. Ләкин без сәнгать ягын үстермәсәк, иртәгә башкалар киләчәк, аларга безнең мәдәниятебез кызык булмаска мөмкин”, - диде ул.

Йолдыз Миңнуллина параллель буларак, бүгенге әдәбият проблемаларын мисал итеп китерде.

“Мәсәлән, әдәбиятта социаль реализм бар, яисә авыл романтизмы диикме? Без авыл тормышын әйбәт итеп яза идек. Ләкин башка җирләрдә башка жанрлар - детектив, хатын-кыз романы үсә башлады. Ә без өлгерми калдык, чөнки без аңа әзер түгел идек. Монысын әйбәт эшләдек тә, башка якларны карамадык. Алары безгә соңарып кына килде. Жанр төрлелеге бездә хәзер дә сай дияргә мөмкин”, - диде ул.

“Без алга карап эшләмәсәк, сәнгатьне үстермәсәк, безнең мәдәниятебез дә аста калачак. Ул вакыт белән тәңгәл килмәс дип куркам”, - дип борчылуларын җиткерде Йолдыз Миңнуллина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100