news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз Миңнуллина шигыренә язылган җырлар «Безнең җыр» гала-концертына үтмәгән

«Калеб» яңа буын җыены проекты кысаларында утызлап җыр иҗат ителде.

Йолдыз Миңнуллина шигыренә язылган җырлар «Безнең җыр» гала-концертына үтмәгән
Владимир Васильев

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Йолдыз Миңнуллина шигыренә язылган җырлар «Безнең җыр» гиҗат лабораториясенең гала-концертына үтмәгән. Оештыручылар моның сәбәпләрен аңлаттылар.

«Минем Ильяс Камал белән дә, Зөлфия Рәүпова белән дә эшләп караганым юк иде. Ильяс җырның үтмәве өчен үзен гаепләде. Мин минем аркада дип саныйм. Без аңладык инде, сүзләре катлаулы булса, көе гадиерәк булырга тиеш, яки киресенчә», — диде Йолдыз Миңнуллина үзенең лаборатория кысаларында башкарылган эшен анализлап.

«Шигърият белән шигырь тексты икесе ике төрле сәнгать. Композиторларның музыкасы да катлаулырак. Безнең эстраданы бер баскычка югарырак күтәрәсе килгәнгә профессионаллар белән генә эшләдек», — диде «Калеб» яңа буын җыены лидеры Гүзәл Сәгыйтова

Йолдыз Миңнуллина лаборатория кысаларында язылган җырларның язмышы гала-концерт чикләрендә генә калмаячагына ышаныч белдерде. «Җыр концертта җырланмас, бәлки, аны Айдар Сөләйманов башка урыннарда җырлар. Без үзебезгә концерт дип чик куймадык», — диде Йолдыз Миңнуллина.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе — «Калеб» яңа буын җыены проекты. Проект кысаларында утызлап җыр иҗат ителде. Жюри аларның унтугызын сайлап алды. Гада концертта яңгыраячак егерменче җырны «Татар-информ» тамашачылары сайлады.

Иҗат лабораториясенең гала-концерты 14 апрельдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак. Башлана — 18.30.



Галерея: Пресс конференция о конкурсе творческой лаборатории "Безнен жыр"
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100