news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз Миңнуллина Нурбәк Батуллага Җәлил премиясен бирү премия дәрәҗәсен күтәрде дип саный

Җәлил исемендәге республика премиясе сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендә уңыш казанган яшьләргә бирелә.

Йолдыз Миңнуллина Нурбәк Батуллага Җәлил премиясен бирү премия дәрәҗәсен күтәрде дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” театр премиясеннән соң Нурбәк Батуллага Муса Җәлил премиясен бирү Җәлил премиясенең дәрәҗәсен күтәрү дип саный Йолдыз Миңнуллина. Бу хакта ул "Театрда импровизация" актерлык лабораториясенә багышлап “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә әйтте.

“Бәлки хәзер Муса Җәлил премиясен “Алтын битлек” алганнан соң гына бирергә кирәктер. Бу милләт өчен үсеш. Ә Тукай премиясен Нобель премиясеннән соң гына бирергәдер. Милләтне шулай үстерергәдер”, - ди Йолдыз Миңнуллина.

  • Быел Муса Җәлил исемендәге республика премиясенең Нурбәк Батуллага бирелгәнлеге турында рәсми мәгълүматлар бар. Рәсми мәгълүмат 15 февральдә – Муса Җәлилнең туган көнендә билгеле булачак.
  • Муса Җәлил исемендәге республика премиясе сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә уңыш казанган талантлы яшьләргә, шулай ук, яшьләр белән эшләүчеләргә бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100