news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз Миңнуллина: Иң бөек сәнгать – физика, иң матур һәм камил шигырь – физик формула

"Безнең фикер" татар дискуссион клубында татар сәнгате турында фикер алыштылар.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). Кичә “Сәләт” йортында урнашкан “Безнең фикер” клубында сәнгать өлкәсенә багышланган темага күнекмә уздырылды. Әлеге чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Һәр атна чәршәмбе “Безнең фикер”гә күренекле шәхесләр чакырыла. Чарада катнашучылар алардан осталык классы ала яисә күнекмәләрдә катнаша. Бу юлы исә чараның махсус кунаклары – танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм музыкант Рәдиф Кашапов барлыгы 20 катнашучы белән берлектә сәнгать темасына сүз алыштылар. Уен кагыйдәсе буенча, Йолдыз Миңнуллина командасы әлеге тема белән килешергә тиеш булса, Рәдиф Кашаповныкылар исә позициягә каршы аргументларын җиткерделәр. Китерелгән уңай аргументлар исә түбәндәгечә булды:

1) Сәнгать телне үстерә.
2) Хәзерге көндә яшь шагыйрьләр күп.
3) Кешенең күпчелеге күңел ачарга ярата. Ә күңел ачу ул – сәнгать.
4) Телевидение аша татар сәнгатен читтә яшәүчеләр белә ала.
5) Сәнгать – популярлаштыру формасы.
6) Шигырьләрне ятлау – иске сүзләрне онытмаска этәрә.

Әлеге фикергә каршы аргументлар:
1) Сәнгать хәзерге көндә консерватив.
2) Кеше фән белән күбрәк кызыксына.
3) Базаны барыбер белергә кирәк.
4) Үз телеңне генә куллану.
5) Сәнгать – практика.
6) Уй-фикер алып бару.

Нәтиҗәдә ике команда да тигез исәп белән җиңү яулады. Килгән кунаклар аларга фикерләрен тупларга һәм аудиториягә җиткерергә ярдәм итте. Күнекмә ахырында шул темага карата үзләренең уй-фикерләрен дә җиткерделәр.

Йолдыз Миңнуллина: "Минемчә, фәннәр, мәсәлән, физика, математика татар телендә укытылмаса, кешенең баш миен эшләтә торган әйберләр шул телдә бармаса, кеше татар телендә уйларга өйрәнмәячәк. Миңа калса, иң бөек сәнгать ул – физика сәнгате. Иң матур һәм камил шигырь ул – физик формула. Чөнки кыска гына шигырьгә бөтен нәрсә сыйган һәм бөтен чынбарлыкны аңлата да. Шигърият тә кыска һәм матур фикерләр тудыра торган, шулай ук, сәнгать фәнгә этәргеч бирә торган әйбер. Чөнки кайчакта башта фантастик әсәрләр языла, аннары физик ачышлар ясала. Шуңа күрә алар икесе дә булырга тиеш. Башка өлкәдә тел үсмичә торып, сәнгатьтә генә ул үсмиячәк. Ә сәнгатьнең исә фәннән башка үсеше юк.

Рәдиф Кашапов фикеренчә, матур шигърият болай гына тумый, ул матур дөньяда туа. Ул бүгенге тормышны, көнне тасвирлый. Кеше шигырьләр язу өчен ябылып ятмаска, киресенчә, урамга чыгарга тиеш. Телне саклау өчен фәнгә һәм сәнгатькә хезмәт итәргә кирәк.

Чара ахырында кунаклар ике актив катнашучыны билгеләде. Шуларның берсе 4 нче кызлар гимназия-интернаты укучысы Илзирә Гыйззәтуллина бүгенге чараның йогынтысы турында сөйләде: "Сәнгать телне үстерү инструменты дип саныйм. Ләкин аның белән бөтен кеше куллана алмый. Кемдер аны аңлап бетермәскә дә мөмкин. Тик тел сәнгатьтән берничек тә аерыла алмый һәм тиеш тә түгел". 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100