news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз Миңнуллина гади мәктәп тормышы турында пьеса язарга риза

Кариев театрында мәктәп директорлары белән очрашу узды.

Йолдыз Миңнуллина гади мәктәп тормышы турында пьеса язарга риза
Абдул Фархан

(Казан, 18 февраль, "Татар-информ", Венера Вәлиева). "Кариев театрының мәктәпләр белән элемтәләр бик тар, шуңа моны сәбәп итеп, мәктәп директорларын җыярга булдык", - диде Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова. Бүген Кариев театры Казан татар мәктәпләре директорларын җыеп, театр һәм мәктәп темасына багышланган түгәрәк өстәл үткәрде.

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов билгеләп үткәнчә, туган тел театрда саклана. "Театр теле үтемлерәк, чөнки укучы милли музыканы, биюне, матур әдәбиятне, рәсем сәнгатен бер киңлектә күрә. Театр булганда телебез бетмәячәк", - дип әйтте режиссер.

Түгәрәк өстәлдә катнашкан шагыйрә Йолдыз Миңнуллина мохит мөһимлеген билгеләп үтеп, укытучысы Кәмәрия Хәмидуллина сүзләрен мисал итеп китерде: "Нинди генә кыярны тозлы суга салсаң, ул тозлы була", - диде.

Театр җитәкчелеге мәктәп директорларын театр репертуары, яңа проектлар белән таныштырды. Мәсәлән, "Кариев һәм театраль дәресләр", "Калеб-ликбез", "Мобиль әдәбият дәресләре" дигән проектлар бар.

Мәктәп директорлары балаларны театрга йөртергә риза булулары турында әйтеп, проблемаларын да әйтеп уздылар. Казанның бер очыннан икенче очына барып җитү өчен вакыт та, транспорт та кирәк диделәр. Гүзәл Сәгыйтова үз чиратында, театр балаларны йөртер өчен автобус алып, лицензия алулары турында хәбәр итте. Директорлар, театрга билет сатып алырга кирәк дип, баладан акча сораган өчен коррупциягә каршы комиссиягә дә барырга кирәк булуы ихтималын да читкә куймады.

Укытучылар гади мәктәп тормышын чагылдырган  спектакль кую турында сорады. Моңа җавап итеп, Йолдыз Миңнуллина мондый пьеса язарга ризалык бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100