news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз Миңнуллина белән Рәдиф Кашаповның "Ике күләм" альбомы интернетка чыкты

Альбомга 11 композиция кергән, аларны түләүсез күчерү һәм тыңлау мөмкинлеге бар.

 (Казан, 4 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән музыкант Рәдиф Кашаповның "Ике күләм" альбомына кергән аудиоязмалар интернетка SoundCloud аудиохостингына урнаштырылды. Исегезгә төшерәбез, альбом тамашачыга узган елның 25 декабрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган Jadidfest мәдәни-фәнни чарасында тәкъдим ителгән иде. "Татар-информ" әлеге презентацияне онлайн күрсәтте

“Ике күләм” альбомында Миңнулинаның шәһәр рифмалары Кашаповның җитез электроникасы белән үрелеп бара.  Треклар синтезаторлар, гиталаралар, драм-машиналар һәм башка уен кораллары һәм техник җиһазлар ярдәмендә язылган.

Альбомның треклары YMRK акронимы белән бирелгән, ул Йолдыз Миңнуллина һәм Рәдиф Кашапов исемнәренең баш хәрефләреннән алынган аббревиатура.

“Альбомны яздыру идеясе 2016 елдагы беренче JADIDFESTтан соң туды, анда 25 кеше 3 сәгать буе Һади Такташның шигырьләрен укыган иде. Аларның фонында минем һәм башкаларның башкаруында музыка уйналды. Катнашучылар арасында Йолдыз Миңнуллина да бар иде. Бу чарадан соң мин аңа бергәләп альбом яздырырга тәкъдим иттем. Ул ризалашып, проектка үзенең 11 шигырен сайлап алды. Аларга карап, мин үземнең композицияләремне көйли башладым”, - дип сөйләде Рәдиф Кашапов "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Кашапов сүзләренчә, күп кеше шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның образын күбрәк гитара, бард җырлары, рок-музыкага тиңли. Ләкин музыкант аны халыкка яңа форматта тәкъдим итәргә теләгән.

Интернетта тәкъдим ителгән альбомда 11 трек, алар арасында - "Пәрдәдә дә, тәрәзәдә дә калсын", "Арттан йөри шәһәр урамнары", "Бозлы тәрәзәдә бармак эзе" һәм башка композицияләр. Альбомны түләүсез тыңлау һәм композицияләрне күчереп алу мөмкинлеге бар.  

Йолдыз Миңнуллина (1985) - шагыйрә. Казанда туган. 2011 елда Татарстан китап нәшриятында «Күк тирмәсе» дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. «Яңа татар пьесасы-2007» бәйгесендә өченче премиягә лаек булды.  2011-2016 елларда "Ялкын" журналының баш мөхәррире. 

Рәдиф Кашапов (1982) - музыкант, язучы һәм журналист, «КЗН.Собака.ru» порталы баш мөхәррире. "Стереолистья" романы авторы, "Тамгалар" альбомын чыгарды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100