Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Йолдыз Исәнбәт белән, аның үз теләген искә алып, йорты янында хушлаштылар
Йолдыз Исәнбәт, үзе әйтеп калдырганча, Яңа татар бистәсе зиратына — әтисе Нәкый Исәнбәт янәшәсенә җирләнде.
(Казан, 5 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нәкый Исәнбәтнең варисы, күренекле галимә Йолдыз Исәнбәт белән хушлашу мәрасиме ул яшәгән йорт ишегалдында оештырылды. Йолдыз Исәнбәтнең укучысы, музыка белгече Сиринә Латыйпова бу аның үз теләге булуын әйтә.
Мәрхүмәне соңгы юлга озатырга ТР Мәдәният министрлыгы урынбасары Дамир Натфуллин, Казан дәүләт консерваториясе проректоры Юрий Карпов, республиканың музыкаль һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде.
«Ул музыка белгечләре өчен бик зур терәк иде. Мине җитәкләп радиога алып килде. Татарстан радиосында аның җитәкчелегендә эшләдем. Ул бик төгәл кеше иде һәм бездән дә шуны таләп итте. Аны таләпчән диләр, ә ул эчтән шулкадәр йомшак кеше иде», — дип искә алды Сиринә Латыйпова.
«Соңгы көннәренә кадәр без — Миләүшә Хабетдинова, Фәнзилә Җәүһәрова белән янында булдык. Алсу Абдрахманова килгән иде. Без киткәч бер сәгатьтән туганы аның инде юклыгын әйтеп шалтыратты», — диде ул.
Мәрхүмәне соңгы юлга озату мәрасимендә хушлашу сүзләрен әйтүчеләр күп иде. Йолдыз Исәнбәтнең туганы Наилә килүчеләргә һәм җирләү эшләрендә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
Йолдыз Исәнбәт, үзе әйтеп калдырганча, Яңа татар бистәсе зиратына — әтисе Нәкый Исәнбәт янәшәсенә җирләнде. Озату мәшәкатьләрен өлешчә Мәдәният министрлыгы һәм Казан консерваториясе үз өстенә алган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз