news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Yokogawa компаниясе Иннополиста компьютер программалары эшләргә тәкъдим итте

Yokogawa компаниясенең Татарстандагы мәгариф һәм сәнәгать оешмалары белән хезмәттәшлеге компаниягә проектларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Yokogawa компаниясе Иннополиста компьютер программалары эшләргә тәкъдим итте
Султан Исхаков/архив

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Yokogawa япон компаниясе президенты Такаши Нишиджима Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Иннополиста программалар белән тәэмин итүне эшләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул журналистларга Петербург халыкара икътисад форумы кулуарларында сөйләде.

“Әлегә безнең төгәл билгеләнгән структура һәм моның ничек эшләнәчәген күзаллау юк. Ләкин без Татарстандагы сәнәгать һәм мәгариф оешмалары вәкилләре белән булган бик яхшы мөнәсәбәтләргә таянабыз. Бу проектны тормышка ашырганда да без моңа таяначакбыз”, - диде ул.

  • "Йокогава Электрик СНГ" компаниясе ТАИФка оешманың нәтиҗәлелеген арттыруда ярдәм итәчәк. Хезмәттәшлек турында килешү Петербург халыкара икътисад форумы кысаларында имзаланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100