news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Йокогава Электрик» Иннополис белән нефть химиясе производстволары өчен проект әзерләячәк

Көнчыгыш икътисади форумы – 2018 мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов Япониянең «Йокогава Электрик» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Япониянең «Йокогава Электрик» компаниясе Иннополис белән бергә нефть химиясе производстволары өчен проект әзерләячәк. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның компания җитәкчелеге белән очрашуыннан соң билгеле булды. Очрашу Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында узды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов «Йокогава Электрик» компаниясен автоматлаштырылган идарә итү системалары буенча Татарстанның стратегик партнеры дип атады.

Бүгенге көндә Япония компаниясе Татарстанда 30га якын проект гамәлгә ашырган һәм бу эшне алга таба да дәвам итәргә ниятли. Биредә сүз белем бирү учреждениеләре, нефть предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү турында бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot