news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Йокерит" командасы баш тренеры "Ак Барс"ның көчлерәк булуы белән килешүен белдерде

Яхшы команда отты, диде остаз.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Хельсинкиның “Йокерит” командасы баш тренеры Юкка Ялонен “Ак Барс”ның бүгенге уенда көчлерәк булуы белән килешүен белдерде.

“Ак Барс”ны җиңүе белән котлыйм. Көндәш бүген бездән көчлерәк уйнады. Беренче периодның башында безнең проблемалар күп иде. Матч азагына таба яхшы уйный башлыдык, мөмкинлекләр дә тудырдык. Тулаем алганда, бүген яхшы команда җиңде”, – диде Юкка Ялонен.

Исегезгә төшерәбез, “Ак Барс” хоккейчылары бүген үз бозында Хельсинкиның “Йокерит” командасын отты (2:1).

news_right_1
news_right_2
news_bot