Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Йод җитешмәгәнлектән - тоз һәм “Микройодид”
Йод җитешмәгәнлектән - тоз һәм “Микройодид”
(Казан, 10 март, “Татар-информ”, Ирина Ксенофонтова). Һәр елны республикада йод җитешмәгәнлектән килеп чыга торган 40 меңнән артык авыру теркәлә, аларның иң еш очрый торганы эндемик зоб (бизләр авыруы). Бүген ТРның “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткән матбугат конференциясендә нәрсә ул йод җитешмәү һәм аның белән ничек көрәшергә дигән темага фикер алыштылар. Журналистлар белән бергә сөйләшүләрдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре, әйдәп баручы эндокринологлар һәм республиканың фармацевтика сәнәгате вәкилләре дә катнашты.
Ил төбәкләренең яртысыннан артыгындагы кебек үк, Татарстанда да туфракта, суда, азык продуктларында йод җитешмәү сизелә. Әйләнә-тирә мохиттә тормыш өчен кирәкле элемент җитешмәүне бетерү, билгеле инде, мөмкин түгел. Ләкин, халыкны тамак бизе авыруларыннан саклау өчен йод җитешмәүне коррекцияләү белән җитди шөгыльләнергә мөмкин һәм бу мәсьәләдә табиблар фармацевтларга теләктәш. Моның нәтиҗәсендә киләчәк буынның югары интеллектуаль потенциалын тәэмин итәргә мөмкин булачак, чөнки авырлы хатыннар азык рационында аз гына йод җитешмәү дә туачак баланың акылга зәгыйфь булуына китерергә мөмкин.
Татарстан территориясендә 2000-2005 елларга йод җитешмәүне профилактикалау программасында каралган чараларның иң мөһиме республика халкын йодлы аш тозы белән тәэмин итү тора. Кызганычка каршы, эндокринологлар үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, әлеге файдалы продуктны кулланучыларның 90 процентын эре шәһәрләрдә яшәүчеләр тәшкил итә. Авылларда йодлы аш тозын халыкның бары тик 20 проценты гына куллана. Шуның белән бергә, әлеге өстәмә азыкны даими куллану йод җитешмәү нәтиҗәсендә авырулар килеп чыгу куркынычын сизелерлек киметә. Ләкин, ачыкланганча, аш тозы да һәртөрле бәладән коткара алмый. Йод кытлыгы булган регионнарда яшәүче балалар, яшүсмерләр, авырлы һәм бала имезүче хатыннарга, табиблар составына йод кушылган таблеткалар эчәргә тәкъдим итәләр. Врачлар фикеренчә, үзебезнең “Татхимфармпрепараты” ААҖендә җитештерелгән “Микройодид” дару препараты иң кулай чара булып тора. Аның бер таблеткасында 100 мкг калий йодиды бар. Әлеге препаратны көн саен куллану аллергия килеп чыгу куркынычы тудырмыйча гына организмга кирәкле йод үзләштерүне тәэмин итә. Шулай ук табиблар белән алдан киңәшү дә зыянга булмас, чөнки өлкәннәр һәм балаларның тәүлеклек йод куллану күләме төрлечә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз