news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җылыту белән Татарстан елгаларында су күтәрелде

Елгаларда су өч сантиметрдан 27 сантиметрга кадәр күтәрелде, ә Минзәлә елгасында 77 сантиметрга күтәрелүе күзәтелә.

Җылыту белән Татарстан елгаларында су күтәрелде
Марат Халяутдинов/Новости Зеленодольска,ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан елгаларында су өч сантиметрдан 27 сантиметрга кадәр күтәрелде, ә Минзәлә елгасында 77 сантиметрга артуы күзәтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республика елгаларында язгы процесслар дәвам итә, елгаларның боз катламында ерганаклар барлыкка килә. Аерым сулыкларда боз күтәрелде, ә Шушма һәм Мәлләдә ул төрле тизлектә бара», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Шул ук вакытта дүшәмбедән Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында су дәрәҗәсе үзгәрмәде диярлек, ә менә Түбән Кама ГЭСның түбән бьефында – бер метрга диярлек күтәрелде. Хәзер анда су 51,61 метр билгесендә тора.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәзер балыкчылар күпләп бозга чыга торган 96 урын контрольдә тотыла, диделәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100