news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җылылык өчен «артык түләнгән акчаны кире кайтаручы» мошенниклар барлыкка килгән

Татарстанлыларны янәсе җылылык өчен артык түләүләрне кире кайтару турында хәбәр таратучы мошенниклар турында кисәттеләр.

Әлмәт администрациясе хәбәр иткәнчә, бу хәбәрләрнең максаты – корбанның шәхси мәгълүматларына яки банк картасына керү мөмкинлеген алу. Шикле сылтама буенча күчү акча урлауга яки вирус урнаштыруга китерергә мөмкин.

Татарстан Республикасы халкына идарәче компаниянең акчаны смстагы сылтама аша кире кайтармавын, ә яңадан исәпләүләр белән рәсми квитанцияләрдә чагыллыруын искәрттеләр.

«Олы яшьтәге туганнарны һәм күршеләрне кисәтү аеруча мөһим. Рәсми элемтә каналларына гына ышаныгыз», - дип чакырдылар шәһәр администрациясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot