news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җылылык һәм су тарифларына цифрлаштыру чыгымнарын кертергә тәкъдим иттеләр

Россиянең Төзелеш министрлыгы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә, аерым алганда җылылык һәм су белән тәэмин итү тарифларына, яңа пункт – цифрлы инфраструктура булдыру һәм аңа хезмәт күрсәтү чыгымнарын кертергә тәкъдим итте. «Коммерсантъ» ведомствога һәм үзенең чыганакларына сылтама белән шул турыда хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, бу пунктка су белән тәэмин итү белән идарә итүнең стандарт системаларын, шул исәптән акыллы счетчиклар, датчиклар, биналарны һәм башка приборларны тикшерү системаларын урнаштыру керә.

Карар проекты профильле ведомстволарга җибәрелгән. Федераль антимонополия хезмәте мондый тәкъдимгә каршы булуын белдергән. Ә Энергетика министрлыгы һәм Икътисад министрлыгы басмага бу хәбәргә карата аңлатма бирмәгән. Шул ук вакытта Энергия җитештерүчеләр советы ведомство тәкъдиме белән кызыксынуын белдергән.

Төзелеш министрлыгында бу яңалыкларның «халык өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар күләменә йогынты ясамаячагы» турында ышандырганнар. Министрлыкта искәртүләренчә, «чөнки гражданнарның түләвен үзгәртү индекслары ел ахырында Хөкүмәт карары белән раслана».

Әмма шул ук вакытта, ведомствода төзәтмәләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең инфляциядән югарырак үсүенә китерергә мөмкин булуын да таныганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100