Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ эксперты җәйнең соңгы аендагы һава торышы турында: Җылы августка ияләшәбез
Казанда август ае температура (+18,3 градуска якын) һәм явым-төшемнәр (54 миллиметр тирәсе) буенча климатик нормага якын булыр дип фаразлана. Бу хакта югары уку йортының мәгълүмат үзәге КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты, география фәннәре кандидаты Тимур Әүһәдиевкә сылтама белән хәбәр хәбәр итә.
«Җылы августка ияләшеп киләбез. 2010 елдан алып бу айда температура нормадан бары тик өч тапкыр – 2015, 2019 һәм 2020 елларда гына артмады», - диде ул.
Шул ук вакытта, ул июльнең соңгы көннәрендә һава торышы фаразына төгәллек кертеләчәген искәртте. Августның якындагы декадасында уртача тәүлеклек температура +21 градус тирәсе булыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз