Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җылы атнадан соң Татарстанда җилле һәм яңгырлы һава торышы була
Татарстанда җылы һәм коры һава торышы тәмамлана – атна ахырында антициклон чигенә башлый һәм суыта. Республикага яңгырлар килә, җил көчәя, ә температура әкренләп климатик нормага кадәр төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Узган тәүлектә Татарстан антициклон йогынтысында иде. Һава торышы коры һәм көзгечә җылы булды: көндез һава температурасы +13…+20°, ә төнлә +1…+7° градуска кадәр төште, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән -1 градус кырау төште. Уртача алганда температурасы климатик нормада 2-3 градуска югарырак булды.
Бүген, 9 октябрьдә, республикада болытлы һава торышы, урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Көндез температура көнбатышта +11 һәм көнчыгышта +19 градус җылы.
10-11 октябрьдә, республика антициклон йогынтысында була. Җылы һәм коры һава торышы саклана. Төнлә +2…+8°, көндез +13…+19 градус була.
Әмма, якшәмбе, 12 октябрьдә, антициклон көнчыгышка күченә, Атлантикадан дымлы һәм салкын һава массалары килә.
Якшәмбегә каршы төндә явым-төшемнәр көтелми, әмма көндез Татарстан төньяк-көнбатыш циклон йогынтысында калачак. Көнбатыш районнарда бераз яңгыр явачак, секундына 15 метр тизлектә җил көтелә. Төнлә һава температурасы +3…+8°, көндез +8…+13°.
Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна башында, 13-14 октябрьдә, болытлы, яңгырлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +1…+6°, көндез +6…+11° градуска кадәр төшәчәк. Уртача тәүлеклек температуралар климатик нормага якынлаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз