news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ык елгасында баткан ир-ат мәетен Минзәлә коткаручылары өч көн эзләгән

31 яшьлек ир-ат елга уртасына җиткәч, аны агым агызып китә башлаган.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Минзәлә районында коткаручылар өч көн эзләгәннән соң, Ыкта баткан ир-ат мәетен тапкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган якшәмбедә Үртамак авылы янында Ык елгасында бер төркем туганнар ял иткән. 31 яшьлек ир-ат елганың икенче ярына йөзеп чыгарга уйлаган. Елга уртасына җиткәч, аны агым агызып китә башлаган. Ир туганы аңа ярдәмгә ташланган, әмма ул килеп җитә алмаган. Ир-ат су төбенә киткән.

Урында эзләү эшләре башланган. 6нчы зона янгын сүндерү часте хезмәткәрләре берничә көн дәвамында ике мең ярым квадрат метрда елганы һәм 30 километрда яр буен тикшергән.

Бүген иртәнге сәгать дүрттә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре елгадан ир-атның мәетен табып алган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot