news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ык елгасы тарихына багышланган конференция Россиянең төрле төбәк халыкларын берләштерде

Азнакайда үткән конференциядә Россиянең төбәкне өйрәнүчеләре һәм галимнәре чыгыш ясады.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Азнакай шәһәрендә 16-17 майда үткән, Россиянең төбәкне өйрәнүчеләре һәм галимнәре җыелган  "Кеше һәм табигать Ык елгасы бассейнында. Тарих һәм хәзерге заман" Бөтенроссия (төбәкара, халыкара катнашуда) фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе Россиянең төрле төбәк халыкларын берләштерде. Бу турыда конференциядә чыгыш ясаучылар да, конференциянең идея авторы һәм оештыручысы ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе, академик, РФ ХТФА академигы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, тарихчы Альберт Борһанов та әйтте.

  • Ык елгасы – Каманың сул кушылдыгы. Башкортстан Республикасында башлана, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгын кисеп үтә, елга тамагы Минзәлә районының Бикбау авылыннан көнчыгыштарак. Озынлыгы – 436 км (Татарстанда – 120 км), бассейнының мәйданы 14990 км². Су агышы үзгәртелгән. Ык елгасы – Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).

Конференциянең икенче һәм йомгаклау өлешеннән соң, Марсель Шәйдуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә Ык елгасы тарихына багышланган конференциянең киләсе буын өчен бик әһәмиятле булуын искәртте.

“Конференция башында без секцияләр буенча эшләдек, аннары, бергә җыелышып, үзебезнең Чатыр-тау һәм Ык елгасы турында сөйләштек. Чынлап та бу уникаль табигать объектлары сакланырга тиеш. Безнең конференциягә Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар, ветераннар килде. Республика шәһәрләреннән, районнардан, Башкортстаннан, Туймазыдан, Чиләбе өлкәсеннән һәм башка җирләрдән бик күп галим җыелды. Барлык кунакларга да безне хөрмәт итеп килгәннәре өчен бик зур рәхмәт. Без мондый чаралар ел саен үткәрәбез, тарихыбыз турында еш сөйләшәбез, казылмалар оештырабыз. Мондый эшләр эшләнергә һәм нәтиҗәдә күтәрелергә тиеш. Шуңа күрә районыбыз казылмалар да оештыра, китаплар да чыгара, бергәләп мәктәп балалары белән агачлар да утырта. Гел шулай матур итеп бергә зур чаралар үткәреп торыйк. Алар халык өчен, тарих өчен, балаларыбыз өчен, яшьләр өчен бик кирәк. Үзебезнең булган гореф-гадәтләрне онытмаска, онытылганнарын кире кайтарырга кирәк. Бүген Ык елгасы турында да, Чатыр-тау турында да бик күп сөйләшенде. Алар бит табигать бүләге, без чынлап та алар белән бик горурланабыз. Агачлар утыртабыз, Чатыр-тау җыеннары үткәрәбез, Ык елгасын чистартабыз”, - дип сөйләде хәбәрчегә Марсель Шәйдуллин.

Район башлыгы чара барышында конференциянең идея авторы һәм оештыручысы Альберт Борһановны мактады һәм аңа зур рәхмәтләрен җиткерде. “Безнең конференциядә мөһим, инициативалы кеше Альберт абый Борһанов. Альберт абый дип йөртәбез без аны. Безнең профессор, безнең яраткан кешебез. Альберт абый, сезгә бик зур рәхмәт”, - диде ул.

Альберт Борһанов “Татар-информ” хәбәрчесенә конференция Россиянең төрле төбәк халыкларын берләштерүен әйтте. “Мин 1995 елдан бирле Татарстанның районнарында эшлим, чөнки татар районнары белән кызыксынган, аларны өйрәнгән кеше юк. Ә соңгы вакытта дәүләт тә, галимнәр дә, төбәкчеләр дә бик активлашып киттеләр. Татар авылын хәзер үк өйрәнмәсәң һәм сакламасаң, ул юкка чыгачак. Мәсәлән, авыл тарихын китапта бастырып чыгаруда Балтач районы үрнәк булып тора. Мин Азнакай районында әлеге конференцияне өченче тапкыр үткәрәм. Көнчыгыш Татарстан, көнбатыш Башкортстан һәм якын җирләр – тарихи мәсьәләләр буенча бер җир. Анда безнең ата-бабалар да формалашкан. Ык буе – Татарстан белән Башкортстанның чиге кебек. Бер яктан, чик, икенче яктан, ике республикада да бертөрле халык яши бит. Бөтен җирдә бер тарих, бер язмыш, шуның өчен, моны өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, былтыр Туймазы районының Төмәнәк авылында Ык Сабан туен оештырдылар. Ул берничә регионны берләштерү максатыннан үткәрелгән иде. Ык Сабан туе төрле төбәкләр буенча үткәреләчәк. Бу конференция шуңа да багышланды. Шулай ук ел саен һәр конференциядән 2-3 китап бастырылып чыгарыла”, - дип сөйләде Альберт Борһанов.

“Татар-информ” хәбәрчесе Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов белән дә сөйләште. “Безнең район мондый конференциягә бик уңай карашта. Без үзебезнең иҗат төркемнәре, авыл активистлары, китапханәчеләр, укытучылар белән берлектә тарихны өйрәнү эшләрен алып барабыз. Авыллар буенча шушы эшләргә багышланган 10 китап чыкты. Тагын бер китап быел чыгачак һәм ике китап языла башлаячак. Без югалган авыллар турында да китаплар чыгарабыз. Башка җирдә бу турыда уйланалар гына, ә без эшлибез дә. Без, мәсәлән, 76 югалган авыл таптык һәм шуның күбесенә материал тупладык. Әлеге конференциянең дә шушы эшләрдә ярдәме, этәргече бик зур. Археологлар һәм якны өйрәнүчеләр бергә эшләгәндә безгә дә эшләргә җиңелрәк, тарихи материаллар да күп килә. Конференциядәге чыгышлар һәм кунаклар әзерләп килгән китаплар һәм материаллар безгә тарихны өйрәнергә тагын да ныграк ярдәм итә”, - дип сөйләде Наҗәт Нәгыймов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100