news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ык буе татар авыллары Сабан туенда көрәш батырына машина бирергә мөмкиннәр

Көрәш батырына тәкә һәм акчалата бүләк биреләчәк.

Ык буе татар авыллары Сабан туенда көрәш батырына машина бирергә мөмкиннәр
Рамиль Гали

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Актанышта 16 июньдә узачак Ык буе татар авыллары Сабан туе батырына машина бирергә мөмкиннәр. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева әйтте.

“Төп бүләк тәкә була, саллы гына сумма каралган. Бүген зур җитәкчеләр белән бәлкем машина булыр дигән сөйләшүләр бара. Мин тәгаен була дип әйтә алмыйм, машина булмаган очракта, батыр үзенең тәкәсен һәм саллы гына куелган суммасын алачак”, - диде Ләйсән Нурлыева.

“Иң зур бүләк - бу Сабан туйда катнашу”, - диде Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев.

  • Актаныш районында Ык буе татар авыллары Сабан туе быел өченче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр ул 2017 елда Туймазы районы Төмәнәк авылында, 2018 елда Азнакайда үткәрелгән. Сабан туенда Татарстан, Башкортстан, Оренбург районнарыннан кунаклар көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100