news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр

Гимн Ык буе авылларының яраткан җырына әверелер, дип көтелә.

(Туймазы, 21 июль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 21 июль көнне, Ык буе авыллары Сабан туе делегатларына бәйрәмнең гимнын тәкъдим иттеләр. Җырның сүзләрен Сабан туеның төп оештыручысы - татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе, тумышы белән Башкортстан Республикасы Туймазы районы Төмәнәк авылыннан булган Фәнир Галимов, ә көен композитор Рамил Чурагул язган. Җырны Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов башкара.

Бүген "Ык буе" җыры тәүге тапкыр тамашачыга ишетелде. Җырны башкаручы Фән Вәлиәхмәтов "Татар-информ" хәбәрчесенә гимнның кыска вакыт эчендә иҗат ителүе турында әйтте.

"Гимнның идеясе - Фәнир Галимовныкы. Ул Рамил Чурагулга шалтыраткан да, көе туып тора, 14 район керә, шуларны язып бир әле дигән. Рамил - тиз арада язып бирә торган кеше. Алар җырны миңа күрсәттеләр, һәм кичә мин аны яздырдым", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 22 июль көнне, Башкортстан Республикасы Туймазы районы Төмәнәк авылында Ык буе авыллары Сабан туе уза. Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100