Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ык буе авыллары Сабан туе батыры: Куйган максатыңа ахырга кадәр ирешергә кирәк
Ык буе авыллары Сабан туенда Татарстанның Минзәлә районы көрәшчесе Ришат Гайнетдинов батыр калды.
(Туймазы, 22 июль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Тәүге тапкыр үткрелә торган Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды. Ул - Татарстан Республикасы Минзәлә районы көрәшчесе Ришат Гайнетдинов. Ришат "Татар-информ" хәбрчесенә мондый дәрәҗәдәге Сабан туенда беренче тапкыр җиңүен әйтте.
"Мондый зур ярышларда әле җиңгәнем булмады. Бу - минем беренче җиңгән машинам. Бик көчле көрәш булды. Барлыгы 14 районнан көрәшчеләр килгән. Ык буе районнарын бергә җыеп Сабан туе уздыру - бик көчле идея, чөнки башкорт белән татар халкы элек-электән дуслар булганнар. Мондый бәйрәмнәр күбрәк тә булсын иде", - диде беренче Ык буе авыллары Сабан туе батыры.
Батыр үзенең җиңү серләре белән дә бүлеште: "Җиңү өчен, куйган максатыңа ахырга кадәр омтылырга, тырышырга кирәк. Күп шөгыльләнү дә үз нәтиҗәсен бирә", - дип сөйләде Ришат Гайнетдинов.
Ык буе Сабан туе батыры тәкә һәм Татарстан Республикасы Президенты бүләге - "Lada Granta" автомобилe белән бүләкләнде.
- Исегезгә төшерәбез, кичә, 22 июль көнне, Башкорстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр Ык буе елгасы буенда урашкан авылларының уртак Сабан туе узды. "Татар авыллары" ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан һәм Башкортстан республикалары хакимиятләре ярдәме белән оештырылган бәйрәмдә Татарстан, Башкортстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән 14 төбәк вәкилләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз