news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәйге лагерьның нәтиҗәләре белән килешеп бетмибез - Камил Исхаков

Болгар ислам академиясендә җәйге лагерьдә белем алучыларның яртысыннан кимрәге генә имтиханнарны бирә алган.

Җәйге лагерьның нәтиҗәләре белән килешеп бетмибез - Камил Исхаков
Салават Камалетдинов

(Болгар, 18 июль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Болгар ислам академиясендә җәйге мәктәптә белем алучыларның 47 сеннән 19 гына 1 сентябрьдән Болгар ислам академиясендә укуын дәвам итәрлек дәрәҗәдәге белемгә ия. Бу хакта җәйге мәктәпнең икенче сменасы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясенең ректоры вазифаларын башкаручы Камил Исхаков хәбәр итте.

Җәйге мәктәпнең максаты - Болгар ислам академиясенә укырга керергә теләүчеләрнең белем дәрәҗәсен тикшерү һәм үстерү. Мәктәп күпмедер дәрәҗәдә әзерлек курслары функциясен үти, ул тәмамлангач, шәкертләр кабат имтихан бирәчәк. Шул имтихан нәтиҗәсенә карап, имтихан бирүчеләрне академиягә кабул итәчәкләр.

"Без җәйге мәктәптән яхшырак нәтиҗәләр көткән идек. Имтиханнар буенча, 47 укучыдан 19ы гына Болгар ислам академиясендә укуын дәвам итә алачак. Әлбәттә, имтиханны уңышсыз тапшырганнарга укымагыз дип әйтмибез, әмма калган укучылар белән бер рәттән укырга аларга кыен булачак" - диде ул. 

Болгар ислам академиясенең ректоры вазыйфасын башкаручы Камил Исхаков беренче уку елында читтән торып уку курсы булмаячагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100