news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәйге лагерьларның һәрберсенә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләр беркетелгән

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын чыккан очракта персоналга нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтәчәкләр.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Җәйге лагерьларның иминлеген даими контрольдә тоту өчен, аларның һәрберсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң әзерлекле хезмәткәрләре беркетелгән.

«Хезмәткәрләр һәр смена алдыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тикшерәчәкләр, балаларны эвакуацияләү буенча практик күнегүләр үткәрәчәкләр. Шулай ук янгын чыккан очракта персоналга нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтәчәкләр», — диде РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Максим Трущин.

Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтелгәнчә, профилактик чаралар гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен башкарыла.

«Хезмәт күрсәтүче персоналны әзерләү мәсьәләләре аеруча актуаль. Хәтта янгынга каршы барлык куркынычсызлык системалары булу да янгын чыгу ихтималын кире какмый», — диде Максим Трущин.

Дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы сүзләренчә, 1 июньдә балаларны кабул итәргә әзер булган һәр лагерь янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерү узган.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot