news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәйге лагерьларга бюджеттан узган елга караганда 49 млн сумга күбрәк акча тотылачак

Татарстанда җәйге лагерьларда 183 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел балаларның җәйге ялын оештыруга бюджеттан 1,6 млрд сум акча тоту планлаштырылган. Бу сумма узган ел белән чагыштырганда 49 млн сумга күбрәк.

«Быелгы җәйдә Татарстанда 1,6 мең лагерь эшлиячәк. Аларда 183 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк», — диде Татарстан яшьләр эше министры Дамир Фәттахов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Татарстанда шәһәр яны лагерьларында ял итүчеләр саны мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләрдән күбрәк. Министр сүзләренчә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, бу яхшы күрсәткеч икән.

«Шәһәр яны лагерьларына барлык юлламаларның 30 проценты республика бюджетыннан түләнәчәк. Аларга 564 млн сумнан артык акча бүленәчәк. Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен тагын 212,7 млн сум акча җибәреләчәк», — диде Дамир Фәттахов.

Дамир Фәттаховның доклады татар телендә башлануын да билгеләп үтәргә кирәк. Ике минут чамасы вакыт дәвамында ул татарча чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100