Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәйге каникуллар чорында республикада “Яшүсмер” профилактик операциясе узачак
Аның төп максаты- эчке эшләр органнарында хисапта торган, катлаулы тормыш хәлендә калган үсмерләрнең җәйге чорда мәшгульлеген тәэмин итү
(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Укучыларның җәйге каникуллар чорында ТР Эчке эшләр министрлыгы “Яшүсмер” дигән ведомствоара профилактика операциясе уздыра. 1июньнән 31 августка кадәр планлаштырылган бу чараның төп максаты –эчке эшләр органнарында һәм балигъ булмаганнар эше буенча комиссияләрдә хисапта торган, катлаулы тормыш хәлендә калган үсмерләрнең җәйге чорда мәшгульлеген тәэмин итү һәм хокукларын яклау.
“Яшүсмер” операциясе 3 этапка бүленә. “Яшүсмер-Энә” операциясе, мәсәлән, балигъ булмаганнар арасында наркотик, психотроп матдәләр куллануны профилактикалауга, үсмерләр арасында наркоман-токсикоманнарны ачыклау, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләргә үсмерләрне тарту фактларын ачыклауга исәпләнгән.
“Яшүсмер-Җәй” операциясе исә балалар ял иткән урыннарда җәмәгать тәртибен саклау, яшәү урыннарында профилактика эшләре алып бару, савыктыру, спорт һәм хезмәт лагерьларына тәүлек дәвамында милиция хезмәткәрләре тарафыннан кизү торуны оештыру, балаларны Кара диңгез буендагы лагерьларга милиция хезмәткәрләренең озата баруы кебек чараларны эченә ала.
“Яшүсмер-Гаилә” операциясе имин булмаган гаиләләр белән эшләүгә исәпләнгән. Милиция хезмәткәрләре социаль яклау , мәгариф, сәламәтлек саклау, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә бу гаиләләргә йөреп, аларда балаларның яшәү шартларын, сәламәтлеген, туклануын тикшерәчәк, эшкә урнаштыруда ярдәм итәчәк. Ата-ананың үз вазыйфаларын башкармавы ачыкланганда, аларны административ яки җинаять җаваплылыгына тарту каралган.
Узган еллардагы кебек, быел да балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәләр һәм комиссияләрдә хисапта торган балалар лагерьларга түләүсез юлламалар белән тәэмин ителәчәк. Апрель-май айларында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үсмерләрнең җәйге чорда мәшгульлеген тәэмин итү өчен мәгълүматлар туплый. Мониторинг нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр мәшгульлек үзәкләренә, балигъ булмаганнар эше буенча комиссияләргә юлланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз