news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәйге каникуллар алдыннан Татарстанда "Игътибар – балалар!" акциясе башланды

Юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре республика халкы өчен төрле чаралар әзерләгән.

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Татарстанда балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтү максатыннан "Игътибар – балалар!" акциясе башланды. Ул 15 май – 5 июнь көннәрендә үтәчәк, дип хәбәр итә республика буенча ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте.

Акция кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү өчен рейдларга чыгачак. Юлда балаларны махсус кресло кулланып йөртү, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүенә игътибар ителәчәк.

Шулай ук Татарстан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар өчен кисәтү акцияләре, җыелышлар үткәрергә ниятли. Ә сәламәтләндерү лагерьларындагы балалар өчен ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре төрле конкурс, викторина һәм башка чаралар әзерләгән. Мәгариф оешмалары һәм һәм сәламәтләндерү лагерьларына якын юллар да игътибарсыз калмаячак.

Сүз уңаеннан, агымдагы елның дүрт аенда республика юлларында 16 яшькә кадәр булган балалар катнашында 141 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда ике бала һәлак булган һәм 146 кеше тән җәрәхәте алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100