news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйгә азык-төлек яки дару китертү өчен волонтерларга мөрәҗәгать итеп булачак

Беренче ноябрьдән Татарстанның биш меңнән артык волонтеры халыкка ярдәм күрсәтәчәк.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Беренче ноябрьдән, өйгә азык-төлек яки дарулар китертүне сорап, волонтерларга мөрәҗәгать итеп булачак.

«Беренче ноябрьдән „Без бергә“ Бөтенроссия акциясе башлана. Шул юнәлештә биш меңнән артык волонтер катнашачак. Нигездә „Молодежка ОНФ“ оешмасы һәм медицина волонтерлары төркеме ярдәм итәчәк. Өйгә азык-төлек яки дарулар китерергә кирәк булса, шалтыратып мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип аңлатты Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җанисәп волонтерлары белән очрашуда.

Мөрәҗәгать белән 8 800 234 11 номерына шалтыратырга кирәк. Шулай ук волонтер булырга теләгән кешеләр дә шул номерга шалтыратып, гариза калдыра ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100