news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт базарында ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр исемлеге билгеле

Татарстанның эш бирүчеләре «Работа России» платформасында 34 меңнән артык вакансия урнаштырган. Аларның күпчелеге – 22,2 проценты – җитештерү тармагына туры килә, җыештыручылар, машина йөртүчеләр һәм инженерлар исә - ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җитештерүдән тыш, төзелеш һәм күчемсез милек (вакансияләрнең 8,1 проценты, яки 2,8 мең эш урыны), транспорт (5,7 процент, яки 1,9 мең эш урыны), мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау (5,2 процент, яки 1,8 мең эш урыны) өлкәләре дә белгечләргә ихтыяҗ кичерә. Шуннан соң исемлекне сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, азык-төлек сәнәгате, консалтинг дәвам итә. Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, вакансияләрнең 47,5 проценты, яки 16,2 мең эш урыны «башка тармакларга» туры килә.

Ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр арасында электр белән эретеп ябыштыручыларга иң зур хезмәт хакы түлиләр. Биредә уртача эш хакы 45 292 сум тәшкил итә. Беренче өчлеккә кергән һөнәрләр арасында иң файдалы тәкъдим инженерлар өчен – 39 186 сум. Республикада әлеге белгечләр өчен 1171 вакансия тәкъдим итәләр. Эш бирүчеләр машина йөртүчеләргә (2013 вакансия) – 36 529 сум, җыештыручыларга (2090 вакансия) 19 124 сум күләмендә уртача хезмәт хакы түләргә әзер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100