news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйдә сайлау өчен гаризаны бүген көндезге икегә кадәр биреп була

Андрей Кондратьев сүзләренчә, татарстанлыларның якынча 52 проценты тавыш биргән инде.

Өйдә сайлау өчен гаризаны бүген көндезге икегә кадәр биреп була
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген — Бердәм тавыш бирү көнендә барлык сайлау комиссияләре дә эшен башлап җибәргән. Өйдән тавыш бирү өчен гаризалар 14:00 сәгатьткә кадәр кабул ителә. Бу турыда бердәм мәгълүмат үзәгендә республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

Андрей Кондратьев татарстанлыларның якынча 52 проценты инде тавыш биргәнен әйтте. «Бүген бары тик стационар участокларда һәм өйдән тавыш бирү мөмкинлеге бар. Өйдән тавыш бирү өчен гаризалар 14:00 сәгатькә кадәр кабул ителә», — диде ул.

«Тавыш бирү башланды, барлык участоклар да ачык. Анда барысы да тыныч, шалтыратулар да килә. Блогерлар бик күп мәгълүмат бирде. Минемчә, ул бик әйбәт проект һәм участокларда узган процедураларның ачык булуына тагын бер адым. Барысы да туры эфирда күрсәтелеп бара», — дип сөйләде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген 13 сентябрь Бердәм тавыш бирү көне дип игълан ителде. Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе башланды. Алар — Татарстан Президентын, җирле хакимият органнары депутатларын сайлаулар, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына ике сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100