Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әйдәп баручы бөтендөнья хирургы Диего Гонзалез Ривас Казанга мастер-класслар уздырырга килгән
Әйдәп баручы испан хирургы операцияләре торакаль хирургия бүлеге табиблары белән берлектә үткәрелгән
(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге һәм Республика клиник хастаханәсе ярдәме белән Татарстанда тәүге тапкыр мастер-класслар кысаларында торакаль хирургиядә берпортлы керү методикасына нигез салучыларның берсе, әйдәп баручы бөтендөнья хирургы Ривас Диего Гонзалеза (Ла Корунья, Испания) катнашында уникаль операцияләр уздырылган. Танылган испан хирургы операцияләре торакаль хирургия бүлеге табиблары белән берлектә үткәрелгән.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсендә медицина учреждениеләренең техник һәм технологик тәэминаты буенча Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәкләренең берсе санала. Бу Россия өчен инновацион юнәлешләрне республика клиникаларында сынап карарга мөмкинлек бирә. Диего Гонзалез тарафыннан Казанда уздырылган бу методика бронхларга көпшә кертмичә генә ясалган тәүге операция.
Үпкәнең бер өлешен алу буенча үткәрелгән бу операция вакытында пациент мөстәкыйль сулыш ала, ягъни аңа интубацион наркоз ясалмый. Бу техниканы Диего Гонзалез 2014 нче елның апрелендә Кытай шәһәрләренең берсендә куллана башлаган.

Республика клиник хастаханәсенең торакаль хирургия табибы Валерий Матвеев әйтүенчә, бер порт аша мондый операцияләр Республика клиник хастаханәсендә уздырылган, тик пациентларның хирургик кына түгел, анестезиологик зыян күрүе ихтималы булган. Аның сүзләренә караганда, элек интубацион наркоз ярамаган пациентларга операция ясалмаган. Бу категориягә трахея авырулары яки гомуми соматик чире булган пациентлар кергән.
Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә үткән мастер-классларның ике көнлек программасын тәмамлап, ММЧ өчен матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов ассызыклаганча, әлеге мастер-класс – республикада югары технологияле медицина ярдәме үсешендә тагын бер адым.
Диего Гонзалез журналистларга бу операция ысулын эшләү тарихы һәм аны гамәлдә үткәрү мөмкинлекләре турында сөйләгән. Ул мастер-классны оештыруда күрсәтелгән ярдәм өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә, шулай ук Республика клиник хастаханәсенең торакаль һәм анестезиология бүлеге белгечләренә, Югары медицина технологияләер буенча белем бирү үзәгенә рәхмәтен җиткергән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте "Татар-информ"га шул хакта хәбәр итә .
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз