Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Өйдә онлайн укы» порталы укытучыларга дистанцион укытуны оештырырга ярдәм итәчәк
Биердә сайтлар, кушымталар, видеолекцияләр, курслар, дистанцион белем бирүне уздыру технологияләре һәм башкалар бар.
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы интернет-мәйданчыкта «Дистанцион укыту: процессны оештыру һәм бушлай кушымталар, курслар, видеолекцияләр куллану» белем бирү курсын эшләтеп җибәрде. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Аның ярдәмендә педагоглар укучылар һәм студентлар белән читтән торып эшләү формаларыннан файдаланырга өйрәнәчәк.
Курска өч модуль керә: «Педагог өчен белем бирү ресурслары: сайтлар, кушымталар, видеолекцияләр, курслар һәм интерактив кушымталар»; «Дистанцион белем бирүне уздыру технологияләре»; «Дистанцион белем бирү өчен үз контентыңны ничек булдырырга: онлайн-белем бирү методикасы һәм үсеш векторлары».
Уку материалларын Россиядә онлайн-белем бирү буенча әйдәп баручы платформалары — Тоталь диктант, Грамота.ру, Яндекс. Укыту, Алгоритмика, Универсариум, uchi.ru, ismart, internetUrok, Skyeng, Цифрлы инновацияләр фабрикасы һәм башкалар эшләде.
«Өйдә онлайн укы» шулай ук дистанцион укыту өчен файдалы булган мәгариф ресурслары банкын да үз эченә ала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз